Н.В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте химия көллиятләренең милли рейтингын җитәкли. Әлеге уку йортын тәмамлаучылар эшкә урнашуның югары проценты һәм хезмәт хакының яхшы булуы белән аерылып торалар.
Яшел Үзән шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге 9 нчы лицей тарафыннан гамәлгә куелган ассоциация Россиянең 67 һәм чит илләр мәгариф учреждениеләрен берләштерә, шул исәптән Белоруссия, Казахстан, Төркия, Төрекмәнстан, Кыргызстан, Әрмәнстан һәм башка илләрдән.
Татарстан студентлары Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында интеграцияләнгән программа буенча югары белем ала алачак. Быел 12 абитуриент кабул итү планлаштырыла. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта мәгариф оешмасы ректоры Рафис Борһанов хәбәр итте.
Киңәшмәдә БДИ-2025 нәтиҗәләре турында мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин сөйләде.
«Мәктәп укучылары өчен мәдәният» ведомствоара мәдәни-мәгариф проекты кысаларында 7 июльдә «Культурная суббота. Краеведение» акциясе старт ала, ул Россия халыклары традицияләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Түбән Кама районында Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл алган чыгарылыш сыйныф укучыларын котладылар. Башкарма комитет җитәкчесе Радмир Беляев инициативасы белән шәһәрдә яңа традиция салынган - мондый чыгарылыш укучыларына кыйммәтле бүләкләр тапшыру.
Казан федераль университетында быел бакалавриат һәм магистратура өчен 70тән артык яңа белем бирү программасы кертелде. Бу хакта КФУ ның мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Екатерина Турилова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.
Казан дәүләт медицина университетында быел "Психология" әзерлек юнәлеше ачылды. Бу хакта КДМУ ның беренче проректоры Лайсан Мөхәрәмова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.
Казан дәүләт энергетика университеты һәм Казан дәүләт аграр университеты быел студентлар әзерләүнең яңа юнәлешләрен ачты. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр ителде.
Казанда балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эш белән тәэмин итүне оештыру эше актив дәвам итә, бу бигрәк тә җәйге каникуллар чорында актуаль. Ел башыннан 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге 208 яшүсмер шәһәр предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшкә урнашу мөмкинлеге алды, бу хакта эшлекле дүшәмбедә “ТР халыкны эш белән тәэмин итү үзәге” директоры Тимур Муллин хәбәр итте.