ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2020 ел
җомга

Казанның «Салават күпере» микрорайонында «Тиктормас» балалар бакчасы проект документларына туры килү турында бәяләмә алды. Объект «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә төзелгән. 

Казанда «Балалар - балаларга» хәйрия акциясендә катнашучылар катлаулы авырулы балаларга 183 мең сум акча җыйдылар. Акчаларны җыю Белем көне алдыннан Анжела Вавилова исемендәге фонд тарафыннан гамәлгә ашырылды.

Күптелле белем бирү комплексларын булдыру - хәзерге дөньяда конкурентлыкка сәләтле булу юлы. Бу хакта журналистларга Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев әйтте.


10
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «100% Татарстан» онлайн-форумының пленар утырышында катнашты.

Кукмара районына эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов килде. Ул Ядегәр урта мәктәбендә, Кукмара аграр көллиятендә булды, Янил мәдәният йортында киңәшмә уздырды. 

Мәгариф министрлыгы каршындагы Бөтенроссия эксперт педагоглар советына керү өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.  Ул ведомствога федераль дәрәҗәдә нәтиҗәле карарлар кабул итүдә ярдәм итәчәк. Гаризалар кабул итү 17 сентябрьдә тәмамлана.

НТИ.Junior Түгәрәк хәрәкәте Олимпиадасына заявка кампаниясе башланды.

Чит телне Бердәм дәүләт имтиханы вакытында тапшыру өчен мәҗбүри булган фәннәр исемлегеннән алдылар. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Буаның Некрасов урамында урнашкан 260 урынга исәпләнгән «АБВГДейка» балалар бакчасы төзелеп бетте. 9 сентябрьдә мәктәпкәчә учреждение Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән проект документларының ярашлылыгы турында бәяләмә алды.

1-нче октябрьдән Татарстан Республикасы башкаласында Казан федераль университеты базасында «Чикләрне киңәйтеп» студентлар хезмәт инклюзив отряды проекты старт ала. Аның эшчәнлеге сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге халыкны һәм инвалидларны эшкә урнашырга ярдәм итүгә һәм социальләштерү проблемаларын хәл итүгә юнәлтеләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International