ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстанда «Россия ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы старт алды, ул 2020 елның 14-19 сентябрендә дәвам итәчәк.

Бөгелмә шәһәренең 2нче лицее педагоглары «Киләчәк укытучысы» конкурсы финалында Татарстанны тәкъдим итәчәк. Ярымфинал нәтиҗәләре буенча 12 иң яхшы команда билгеләнде, алар арасында Татарстан, Пермь крае, Башкортостан, Оренбург, Түбән Новгород, Самара һәм Пенза өлкәләре бар.

Казан укучысы Илдар Гайнуллин бу көннәрдә информатика буенча 32 нче Халыкара олимпиадада катнашучы Россия җыелма командасы әгъзасы булды.

Россия Федерациясе Мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко 1-4 нче сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Чара видеоконференц-элемтә режимында узды, анда илнең барлык регионнарыннан вәкилләр катнашты.

Бу көннәрдә Биектау авылында «Демография» илкүләм проекты кысаларында һәм ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан төзелгән «Байгыш» балалар бакчасы ачылды. Анда 340 бала йөриячәк.  

Арчада педагогия көллиятенең тулай торагын реконструкцияләү төгәлләнде. Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе студентлар яшәү өчен тәгаенләнгән объектка уңай бәя биргән. Бина заманча таләпләргә туры килә. 

РФ Мәгариф министрлыгы 14 сентябрьдә Укытучылар көненә багышланган “Минем укытучым” акциясен башлап җибәрә.


12
сентябрь, 2020 ел
шимбә

Уфада «Россия — мөмкинлекләр иле» президент платформасы проектларының берсе — «Киләчәк укытучысы» һөнәри конкурсының җиденче ярымфиналы башланды. Бәйгедә Татарстан Республикасыннан тугыз команда катнаша. 

Тавыш бирү 11 сентябрьдә башланды һәм өч көн дәвам итәчәк. Татарстанда сайлау участоклары урнашкан көллиятләр, техникумнар һәм мәктәпләр өчен җомга һәм шимбә - гадәти уку көннәре.

Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы 2021-2023 елларга Россия икътисадын модернизацияләүнең өстенлекле юнәлешләре буенча перспективалы фәнни тикшеренүләрне һәм эшләнмәләрне гамәлгә ашыручы яшь галимнәр һәм аспирантлар өчен Россия Федерациясе Президенты стипендиясе алучыларны конкурс нигезендә сайлап алуны үткәрү турында игълан итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International