Россия Федерациясе Мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко 1-4 нче сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Чара видеоконференц-элемтә режимында узды, анда илнең барлык регионнарыннан вәкилләр катнашты.
Дмитрий Глушко ассызыклап үткәнчә, Россия Мәгариф министрлыгы федерациянең һәр субъекты белән даими элемтәдә тора, аларга дәүләт башлыгы йөкләмәсе белән кече сыйныф укучыларын бу уку елы башыннан ук сыйфатлы бушлай кайнар туклануны оештыру бурычы йөкләнгән. Ул хәбәр иткәнчә, 17 сентябрьдән кайнар туклану мәсьәләләре буенча ата-аналар җәмәгатьчелеге белән элемтә шул исәптән "Дәүләт хезмәте" порталы аша да башкарылачак, ә тулаем ил буенча вәзгыятьне даими мониторинглауга "Бердәм Россия" партиясе дә кушылган инде.