Бүген Татарстанда «Россия ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы старт алды, ул 2020 елның 14-19 сентябрендә дәвам итәчәк.
Татарстанның зона этапларыннан финалга чыккан 65 укытучысы иң яхшылары исеме өчен ярышачак.
Республикада яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатларында санитар-эпидемиологик рекомендацияләрне, кагыйдәләрне һәм нормативларны үтәү максатларында төбәк этабын оештыру түбәндәгечә узачак:
15 һәм 16 сентябрьдә - «Дәрес» бәйге сынавы;
16 сентябрьдә «Ел укытучысы» номинациясендә иң яхшы 15 укытучыны һәм «Педагогик дебют» номинациясендә 10 педагогны сайлап алу үткәреләчәк;
17 һәм 18 сентябрьдә - «Мастер-класс» бәйге сынавын үткәрү;
18 сентябрьдә иң яхшы ун укытучыны сайлап алу уздырылачак (5 - «Ел укытучысы» номинациясендә һәм 5 - «Педагогик дебют» номинациясендә);
19 сентябрьдә «Халык алдында лекция» һәм «Министр белән сөйләшү» узачак;
19 сентябрьдә Казан шәһәренең В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында конкурста җиңүчеләрне һәм призёрларны бүләкләү тантанасы узачак.