Казан укучысы информатика буенча Халыкара олимпиадада катнаша

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

Казан укучысы Илдар Гайнуллин бу көннәрдә информатика буенча 32 нче Халыкара олимпиадада катнашучы Россия җыелма командасы әгъзасы булды.

Шушы көннәрдә олимпиаданы ачу тантанасы узды. Быел эпидемиологик вәзгыять аркасында ярыш онлайн-форматта үткәрелә. Анда дөньяның 87 иленнән командалар катнаша.

Ярышлар Сингапур патронаты астында оештырылган. Россия җыелма командасы составына, Казан лицее укучысыннан тыш, тагын өч катнашучы керде: Мәскәүдән ике укучы - Егор Лифарь (А.Н. Колмогорова исемендәге мәктәп-интернат) һәм Семён Савкин (Илле җиденче мәктәп), шулай ук Санкт-Петербургтан 239нчы Президент физика-математика лицеенда тәрбияләнүче Андрей Ефремов, дип хәбәр итә РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте. Безнең Илдар Гайнуллин КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицеен тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International