Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы 2021-2023 елларга Россия икътисадын модернизацияләүнең өстенлекле юнәлешләре буенча перспективалы фәнни тикшеренүләрне һәм эшләнмәләрне гамәлгә ашыручы яшь галимнәр һәм аспирантлар өчен Россия Федерациясе Президенты стипендиясе алучыларны конкурс нигезендә сайлап алуны үткәрү турында игълан итте.
Конкурс сайлап алуында катнашу өчен гаризалар теркәү һәм чарага техник ярдәм күрсәтү яшь галимнәргә дәүләт ярдәме һәм Россия Федерациясенең алдынгы фәнни мәктәпләренә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен Россия Федерациясе Президенты грантлары буенча Советның рәсми сайтында башкарыла: https://grants.extech.ru/
Конкурс сайлап алуында катнашу өчен теркәлү 2020 елның 9 сентябрендә ачыла һәм 2020 елның 9 октябренә кадәр дәвам итәчәк.