Тавыш бирү көннәрендә мәктәпләр ничек эшләячәк?

2020 елның 12 сентябре, шимбә

Тавыш бирү 11 сентябрьдә башланды һәм өч көн дәвам итәчәк. Татарстанда сайлау участоклары урнашкан көллиятләр, техникумнар һәм мәктәпләр өчен җомга һәм шимбә - гадәти уку көннәре. 

Мәктәпләрдә һәм башка белем бирү оешмаларында иминлекне саклау өчен, сайлаучылар укучылар белән очрашмаячак, юллары кисешмәячәк.

Бу көннәрдә дәресләр махсус расписание буенча үткәреләчәк. Китапханәләрдә һәм туган якны өйрәнү музейларында тарих, әдәбият, рус һәм туган телләр, биология һәм география дәресләре узачак. Ә тормыш иминлеге нигезләре һәм физкультура дәресләре саф һавада һәм спорт объектларында оештырыла.

Моннан тыш, шимбә көнне, 12 сентябрьдә, Казан мәктәпләре укучылары өчен Сәламәтлек көне оештырылачак.

Татарстанда 11-13 сентябрьдә республика Президентын һәм муниципаль депутатларны, шулай ук Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау уза.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International