Россиядә чит телдән мәҗбүри имтихан булмаячак

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Чит телне Бердәм дәүләт имтиханы вакытында тапшыру өчен мәҗбүри булган фәннәр исемлегеннән алдылар. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия Мәгариф министрлыгы каршындагы федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча совет урта гомуми белем бирүгә үзгәрешләр кертү проектын карады һәм хуплады. Анда  дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрелә торган мәҗбүри фәннәр исәбеннән чит тел алыну урында сүз бара», — дип аңлаттылар министрлыкта.

Белгечләр төбәкләрдә чит телне укыту дәрәҗәсе аерылып тора дигән фикергә килде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International