«Балалар - балаларга» Казан хәйрия акциясендә катнашучылар 180 мең сумнан артык акча җыйдылар

2020 елның 11 сентябре, җомга

Казанда «Балалар - балаларга» хәйрия акциясендә катнашучылар катлаулы авырулы балаларга 183 мең сум акча җыйдылар. Акчаларны җыю Белем көне алдыннан Анжела Вавилова исемендәге фонд тарафыннан гамәлгә ашырылды.

Җыелган акчалар Казан хосписында тәрбияләнүчеләр өчен махсуслаштырылган туклану, дарулар һәм куллану материаллары сатып алуга юнәлдереләчәк, дип хәбәр итә фонд матбугат хезмәте.

Моннан тыш, Татарстан халкы Казан хосписы патронажында булган балаларга Белем көненә бүләкләр алу өчен акча җыярга ярдәм итте. Аларның барысына да китаплар һәм мәктәп кирәк-яраклары җыелмалары салынган рюкзаклар тапшырылды.

Исегезгә төшерәбез, «Балалар - балаларга» хәйрия акциясе Казанда Белем көне алдыннан старт алды. Анда катнашучыларга класстан бер гомуми букет сатып алырга тәкъдим ителде, ә калган букетларны сатып алу бәясенә тигез булган акчаны катлаулы авырулы балаларга ярдәм итү өчен күчерү тәкъдми ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International