Студентларның хезмәт инклюзив отряды Казанда эшли башлый

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

1-нче октябрьдән Татарстан Республикасы башкаласында Казан федераль университеты базасында «Чикләрне киңәйтеп» студентлар хезмәт инклюзив отряды проекты старт ала. Аның эшчәнлеге сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге халыкны һәм инвалидларны эшкә урнашырга ярдәм итүгә һәм социальләштерү проблемаларын хәл итүгә юнәлтеләчәк.

Проектны оештыручылар хезмәт отрядын формалаштырырга ниятлиләр, бу эш урыннары булдырырга һәм инвалидларның потенциалын ачарга мөмкинлек бирәчәк, сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән яшьләрнең нәтиҗәле интеграцияләнүенә һәм социальләшүенә ярдәм итәчәк.

Пешекче эше, электрон-исәпләү машиналары операторы, тегү эше, программист, документчы, повар-кондитер, горничная, ташчы кебек белгечлекләр буенча 40 кешегә һөнәри белем бирү күздә тотыла.

Шулай ук волонтерлардан куратор ярдәме оештырылачак. Проектта катнашучыларның потенциалын ачу өчен иҗади чаралар, лекцияләр, тренинглар, белгечләр белән ачык диалоглар үткәреләчәк. Укучыларның теләкләрен һәм физик мөмкинлекләрен исәпкә алып, төрле белгечлекләр һәм юнәлешләр буенча эшкә урнашу каралган.

Оештыручылар фикеренчә, проект эшсез инвалидларга ярдәм итәчәк һәм аларга практикада үз сәләтләрен һәм осталыкларын кулланып, социальләшергә мөмкинлек бирәчәк.

«Чикләрне киңәйтеп» проекты «Мәгънәләр территориясе» форумында Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның (Росмолодежь) грант конкурсында 100 мең сум акча откан, дип хәбәр итә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.

ТР Хезмәт министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада яшәүче барлык инвалидларның өчтән береннән азрак кеше эшкә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International