2020 елда Татарстанда 13 мәктәп барлыкка киләчәк, аларның 8ен инде 1 сентябрьгә төзеп бетерәчәкләр.
Киләсе уку елында югары уку йортларында бюджет урыннары саны артачак.
"Мәгариф" илкүләм проектының "Һәр баланың уңышы" региональ проекты кысаларында республиканың 6 муниципаль районында спорт залларын төзекләндерүгә 8,6 млн. сум юнәлтелгән. Яңартылган заллар Арча, Яшел Үзән, Алексеевск, Кама Тамагы, Мамадыш, Минзәлә районнары мәктәпләрендә барлыкка киләчәк.
Россиянең башка төбәкләрендәге WorldSkills чемпионатында катнашучылар җиһазлар җитмәү аркасында VIII «Яшь профессионаллар» Илкүләм чемпионаты финалының сайлап алу ярышларын Татарстанда үткәрәчәк. ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
19 августтан 21 августка кадәр "Остазлар мәктәбе" федераль онлайн-интенсивы узачак. Чара "Сколково" фонды, Сколково ачык университеты һәм НТИ Түгәрәк хәрәкәте тарафыннан "Остазлар академиясе" уртак проекты кысаларында оештырылган.
"Орленок" бөтенроссия балалар үзәгендә узачак Рус географик җәмгыяте сменасында катнашу өчен гаризалар кабул итү 2 августка кадәр озайтылды.
Н.И. Лобачевский исемендәге математика һәм механика институты студенты 2019 елгы БДИда 4 фән буенча 399 балл җыеп, ректор стипендиясен алды.
Татарстанда WorldSkillsта кулланган җиһазларда Covid-19 вакытында аэропорт һәм мәгариф учреждениеләре өчен 10 меңнән артык медицина битлеге тектеләр. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте.
"РФ Мәдәният" порталы Россия Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Бөтенроссия Есенин атнасы уздыра. Ул шагыйрь Сергей Есенинның тууына 125 ел тулу уңаеннан оештырылачак.
Быел “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында Әлмәт политехника техникумы базасында IT-куб үзәге булдырылачак. Бу инновацион белем бирү мәйданчыгы, анда 8-17 яшьлек мәктәп укучылары кирәкле телләрне программалаштыра алачак, мобиль җайланмалар өчен кушымталар язарга, зур мәгълүматлар белән эшләргә, виртуаль чынбарлык тудырырга өйрәнәчәк.