Татарстан Республикасында WorldSkills җиһазларын Covid-19 вакытында битлекләр тегү өчен кулланганнар

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанда WorldSkillsта кулланган җиһазларда Covid-19 вакытында аэропорт һәм мәгариф учреждениеләре өчен 10 меңнән артык медицина битлеге тектеләр. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте.

"Индивидуаль яклау чаралары җитмәгән вакытта WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатыннан калган  җиһазларны кулланып безнең колледжлар битлекләр җитештерүне җайга салдылар. Без бушлай тараттык, аэропортка һәм белем бирү системасы оешмаларына җибәрдек," - дип уртаклашты Андрей Поминов. Ул мондый җайланма ярдәмендә 10 меңнән артык битлек җитештерелде, дип өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International