28 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр онлайн форматта Бөтенроссия Есенин атнасы узачак

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

"РФ Мәдәният" порталы Россия Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Бөтенроссия Есенин атнасы уздыра. Ул шагыйрь Сергей Есенинның тууына 125 ел тулу уңаеннан оештырылачак.

Мәдәни чаралар циклы 28 сентябрьдә авторның тормышында һәм иҗатында иң кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар турында онлайн-лекциядән башлана. "РФ Мәдәният" порталында берничә ролик тәкъдим итәчәкләр.

29 сентябрьдә Интернетта  "Есенинны ясыйбыз" рәсем сәнгате конкурсының иң яхшы эшләрен күрсәтәчәкләр. Катнашу өчен 2020 елның 31 августына кадәр Instagram@cultrf яисә info@museumesenin.ru электрон почтасы аша теркәлергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International