1 сентябрьдән мәктәпләрдә башлангыч сыйныф укучылары бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителә. Моңа бәйле рәвештә, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» ТР Законының 8 статьясына үзгәреш кертү хакында» ТР законы проектын карады.
БДИ нәтиҗәләре белән танышу порталы (check.ege.edu.ru) җитди хакер DDoS-һөҗүменә дучар булды. Ул вакытында зарарсызландырылды. Һөҗүм барышында сервисның эшкә яраклылыгы һәм һәркем файдалана алырлык булуы сакланды.
Патриотик тәрбия турында яңа федераль проект тәрбия бирү системасының нәтиҗәлелеген арттырачак, балаларның һәрьяклы рухи, әхлакый һәм интеллектуаль үсешенә ярдәм итәчәк һәм аларның хокукларына һәм мәнфәгатьләренә кагыла торган карарлар кабул итүдә катнашуын киңәйтәчәк.
2020 елның июленнән һөнәри белем бирү оешмаларында укучылар арасында Россия Мәгариф министрлыгы оештырган «Фронт тыллары буйлап...» төбәкара топографик уеннар уза.
16 июльдә укучылар тапшырган җәмгыять белеме һәм химия буенча БДИлар җитди өзеклекләрсез һәм хокук бозуларсыз узды.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлангыч сыйныф укучыларының сыйфатлы туклануын бәяләү критерийларын эшли, дип хәбәр итә ТАСС, вице-премьер Татьяна Голикова җитәкчелегендә кече сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар туклану оештыру буенча штаб утырышы протоколына сылтама белән.
Казан федераль университетында кабул итү кампаниясенең актив фазасы дәвам итә. 16 июльгә университетка 11895 абитуриенттан 23526 гариза килгән: шуларның 12847се – бюджет, 10679ы – контрактлы формага.
Татарстанда чыгарылыш сыйныф укучылары арасында БДИда йөз балл җыючыларның гомуми саны узган ел белән чагыштырганда арткан.
15 июльдә Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең беренче утырышы булды. Комиссия рәисе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов берничә юнәлештәге эшче төркемнәргә бүленеп эшләячәкләре хакында әйтте. Беренче төркем милли мәгарифкә багышлана.
Дәүләт Советы утырышында депутатлар «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законының 14 һәм 25 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында»гы закон проектын карады, ул федераль законнарга туры китерүгә юнәлдерелгән.