ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген укучылар җәмгыять белеме һәм химия буенча БДИ тапшыра. Татарстанда имтиханнарда катнашу өчен 9 685 кеше теркәлде, шуларның 8 960 - бу елны тәмамлаучылар, 584 - узган елны тәмамлаучылар, 141 - көллият һәм техникумнарны тәмамлаучылар.

Тәтеш урманчылыгы һәм Тәтеш урман хуҗалыгы хезмәткәрләре «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясенә кушылган. 14 нче июльдә урманчы-җитәкче урынбасары Юрий Малькин һәм урман хуҗалыгы директоры Рәис Хәлитов беренче сыйныфка баручыларга портфельләр һәм канцелярия кирәк-яраклары тапшырган.

Диагностиканың максаты - педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри һәм шәхси компетенцияләрен үстерү дәрәҗәсен билгеләү.

Казан федераль университетында 21нче Халыкара лингвистик конгресс - ICL 21 үткәрүгә әзерлек башланды. Казанда лингвистларның төп дөньякүләм фәнни форумын үткәрүгә әзерлек этапларының берсе - 2020 елның 16-20 ноябрендә онлайн-форматта узачак "Дөнья лингвистикасы трендлары"  Казан халыкара лингвистик саммиты. Лингвистик форумны оештыручылар -  КФУ, Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты  һәм Лингвистик тикшеренүләр 

20 июльдән 26 июльгә кадәр В.П. Астафьев исемендәге Красноярск дәүләт педагогика университеты "Конфуция институты" кытай теле һәм мәдәниятенең фәнни-мәгариф үзәге белән берлектә мәктәпне тәмамлаучылар һәм югары сыйныф  укучылары өчен профориентация буенча бушлай онлайн-мәктәп проектын гамәлгә ашыруга керешәчәк. Онлайн-мәктәптә катнашу бушлай һәм үз эченә ике блокны ала.

Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ноябрьдә мәктәп формасына башлангыч илкүләм стандартны расларга планлаштыра, дип хәбәр итә "Известия" газетасы ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Мәгариф министры Сергей Кравцов төбәк мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмә барышында имтихан тапшыру кампаниясе барышы һәм имтиханнар кабул итү пунктлары эшчәнлегенә турында фикер алыштылар.

Чәршәмбе көнне Оборона министрлыгы югары уку йортларына абитуриентларны кабул итү башлана. Ведомство мәгълүматлары буенча, 40 меңнән артык кандидат югары хәрби уку йортларына яңа кагыйдәләр буенча укырга керәчәк. Коронавирус пандемиясе нәтиҗәсендә БДИ тапшыру вакытын күчерү аркасында, офицер булырга теләүчеләр керү сынауларын үз төбәкләрендә узачак. Аларга үзләре сайлаган армия һәм флот югары уку йортларына барып имтиханнар тапшырырга туры килмәячәк.


15
июль, 2020 ел
чәршәмбе

3 июльдә узган БДИның төп чоры имтиханнарының беренче нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 2020 елның язында дистанцион укуга күчү чыгарылыш укучыларын әзерләү дәрәҗәсенә тискәре йогынты ясамаган. Моннан тыш, география һәм әдәбият буенча БДИның беренчел нәтиҗәләре уртача балл үсешен, югары баллы һәм йөз баллы эшләр саны артуын күрсәтте. Бу хакта матбугат конференциясендә Рособрнадзор җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев сөйләде.

Кабул итү кампаниясенең кызган чагы. Күп кенә абитуриентлар инде сайлаган югары уку йортларына документларын бирде, БДИ тапшырды. Фән һәм югары белем министрлыгының кайнар линиясенә көн саен диярлек кабул итү кампаниясе барышы турында сораулар килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International