География, әдәбият һәм информатика буенча БДИның башлангыч нәтиҗәләре билгеле

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

3 июльдә узган БДИның төп чоры имтиханнарының беренче нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 2020 елның язында дистанцион укуга күчү чыгарылыш укучыларын әзерләү дәрәҗәсенә тискәре йогынты ясамаган. Моннан тыш, география һәм әдәбият буенча БДИның беренчел нәтиҗәләре уртача балл үсешен, югары баллы һәм йөз баллы эшләр саны артуын күрсәтте. Бу хакта матбугат конференциясендә Рособрнадзор җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев сөйләде.

2020 елда география буенча БДИда 11 841 кеше катнашты, бу 2019 елга караганда 5 953 кешегә кимрәк. Беренчел нәтиҗәләргә анализ 2019 ел белән чагыштырганда уртача тест баллының 2,9 баллга артуын күрсәтте. Шулай ук 81-100 балл җыйган БДИ катнашучылары өлеше 4,3% ка арткан. 2020 елда 107 катнашучы география буенча БДИны 100 баллга язган. Минималь бусаганы узмаган имтихан тапшыручылар өлеше 1,16 %ка кимеде (4,92 %).

2020 елда әдәбият буенча БДИда 46 755 кеше катнашты, бу 2019 елга караганда 4 377 кешегә кимрәк. Шул ук вакытта нәтиҗәләр анализы 2019 ел белән чагыштырганда уртача тест баллының 2,9 баллга артуын күрсәтте. 81-100 балл җыючылар өлеше 4,6% ка арткан. Йөз баллы эшләр саны бер ярым тапкырга арткан (2020 елда барлыгы 1 154 эш). Шул ук вакытта минималь бусаганы узмаган БДИ тапшыручылар өлеше 1,53% ка кимегән (3,38%).

2020 елда информатика һәм ИКТ буенча БДИда 83 610 кеше катнашты.  2019 елга караганда 3 554 кешегә күбрәк, бу табигый фәннәр белән кызыксыну арту тенденциясен раслый. Гомумән алганда, 2020 елгы информатика һәм ИКТ буенча БДИ нәтиҗәләре узган елгы белән охшаш. 2019 ел белән чагыштырганда уртача тест баллы шул ук дәрәҗәдә калды һәм 61,19 тәшкил итте. 81-100 балл җыйган укучылар  өлеше 2,1% ка кимегән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International