Кабул итү кампаниясенең кызган чагы. Күп кенә абитуриентлар инде сайлаган югары уку йортларына документларын бирде, БДИ тапшырды. Фән һәм югары белем министрлыгының кайнар линиясенә көн саен диярлек кабул итү кампаниясе барышы турында сораулар килә.
Иң популярлар сорауларның берсе: укырга керергә ризалык турында гаризаны ничек язарга? Әгәр дә вузга гариза җибәрелгән инде, ә син кире уйладың? priemvuz2020.ru махсус сайтында экспертлар бу һәм башка сорауларга тулы җавап урнаштырган.
Укырга керергә ризалык турында гариза - абитуриентның кая керергә теләвен күрсәтә торган документ. Биредә югары уку йорты, әзерлек юнәлеше, белем бирү формасы, кыскасы, барлык кирәкле нәрсәләр күрсәтелә.
Әлбәттә, мондый гаризаны алдан ук язарга һәм барлык документлар белән бергә югары уку йортына җибәрергә мөмкин. Әмма документлар тапшырганда укырга тәгаен кая барасын белгән кешеләр күп түгел. Конкурс буенча иң югары шансларның кайда булачагын алдан ук аңларга да кыен. Шуңа күрә вузга керүгә ризалык бирү турындагы гаризаны соңрак - махсус көннәрдә җибәрү мөмкинлеге бар. Барлык керү сынаулары үткәрелгәч, ә сайтта керүчеләрнең исемлекләре барлыкка килгәч аларны югары уку йорты үзе билгели. Бу исемлекләр буенча абитуриент укырга керү өчен үз шансларын бәяли алачак.