Россиядә хәрби югары уку йортларына кабул итү башланды

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Чәршәмбе көнне Оборона министрлыгы югары уку йортларына абитуриентларны кабул итү башлана. Ведомство мәгълүматлары буенча, 40 меңнән артык кандидат югары хәрби уку йортларына яңа кагыйдәләр буенча укырга керәчәк. Коронавирус пандемиясе нәтиҗәсендә БДИ тапшыру вакытын күчерү аркасында, офицер булырга теләүчеләр керү сынауларын үз төбәкләрендә узачак. Аларга үзләре сайлаган армия һәм флот югары уку йортларына барып имтиханнар тапшырырга туры килмәячәк.

Моның өчен Россиянең 74 төбәгенә алдан ук махсус күчмә төркемнәр җибәрелгән, анда хәрби училищелар, институтлар һәм академияләр вәкилләре, шулай ук һөнәри-психологик сайлау һәм физик әзерлек төркемнәре белгечләре кергән. Алар вакытлыча өлкә яки край,  республика хәрби комиссариатларында эшләячәк.  

Югары хәрби уку йортларына керергә карар кылган егетләр һәм кызларга 15 июльдән 5 августка кадәр планлаштырылган керү сынауларын уздыру вакыты турында  алдан ук хәбәр ителде. Шул ук вакытта күчмә төркем белгечләре хәрби комиссариатлар хезмәткәрләре белән берлектә һөнәри һәм психологик яраклыкны билгеләү өчен тестлар үткәрәчәк, булачак абитуриентларның сәламәтлеге торышы һәм физик әзерлек дәрәҗәсен тикшерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International