Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ноябрьдә мәктәп формасына башлангыч илкүләм стандартны расларга ниятли

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ноябрьдә мәктәп формасына башлангыч илкүләм стандартны расларга планлаштыра, дип хәбәр итә "Известия" газетасы ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Стандарт пиджак, жакет, сарафан, чалбар кебек киемнәр өчен актуаль булачак.

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында билгеләп үткәнчә, яңа стандартта мәктәп формасы куркынычсызлыгын бәяләргә мөмкинлек бирәчәк характеристикалар билгеләү планлаштырыла. Анда шулай ук киемнәрне сынап карау методикасы һәм параметрлары күрсәтеләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International