Бүген укучылар җәмгыять белеме һәм химия буенча БДИ тапшыра. Татарстанда имтиханнарда катнашу өчен 9 685 кеше теркәлде, шуларның 8 960 - бу елны тәмамлаучылар, 584 - узган елны тәмамлаучылар, 141 - көллият һәм техникумнарны тәмамлаучылар.
Җәмгыять белеме буенча БДИ тапшыру өчен 6 906 кеше теркәлгән. Әлеге имтиханны үткәрү өчен 75 имтихан тапшыру пункты (ППЭ) эшләячәк. Җәмгыять белеме буенча имтихан эше 29 биремне үз эченә алган ике өлештән тора: 20 бирем кыска һәм 9ы киңәйтелгән җаваплы. Аны үтәүгә 3 сәгать 55 минут (235 минут) бирелә.
Химия буенча БДИны 2 779 катнашучы тапшырырга планлаштыра. Экзамен 54 имтихан тапшыру пунктында узачак. Химия буенча имтихан эше 35 биремне үз эченә алган ике өлештән тора. Аны үтәүгә 3,5 сәгать (210 минут) каралган. Химия буенча БДИда катнашучылар имтиханда программалаштырылмаган калькулятор куллана ала.