Мәгариф министры Сергей Кравцов төбәк мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмә барышында имтихан тапшыру кампаниясе барышы һәм имтиханнар кабул итү пунктлары эшчәнлегенә турында фикер алыштылар.
Министр билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта БДИ штат режимында уза һәм федераль Министрлык тарафыннан да, урыннарда мәгариф идарәсе органнарының барлык дәрәҗәләрендә дә мониторинг һәм контроль дәвам итә.
"Безнең хезмәткәрләр урыннарга барып үткәргән мониторинг имтиханнар уздыру пунктларының санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү өчен кирәкле җиһазлар һәм чаралар белән тәэмин ителүен күрсәтте, авыру очраклары күзәтелми, - дип билгеләде Сергей Кравцов, - температура булып һәм башка ситуацияләрдә имтиханнарга кертелмәү буенча аерым бер сигналлар бар. Мин барлык төбәкләрне дә шулай ук дәвам итәргә генә түгел, ә катнашучыларның һәм оештыручыларның сәламәтлеген саклау чараларын күзәтергә һәм контрольдә тотарга чакырам. Алда тагын берничә имтихан, аннары - резерв көннәр һәм август ае, анда имтиханнар массакүләм булачак. Безгә контрольне бер генә минутка да йомшартырга ярамый".