Казан федераль университетында 21нче Халыкара лингвистик конгресс - ICL 21 үткәрүгә әзерлек башланды. Казанда лингвистларның төп дөньякүләм фәнни форумын үткәрүгә әзерлек этапларының берсе - 2020 елның 16-20 ноябрендә онлайн-форматта узачак "Дөнья лингвистикасы трендлары" Казан халыкара лингвистик саммиты. Лингвистик форумны оештыручылар - КФУ, Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты һәм Лингвистик тикшеренүләр
Институты. Саммит эшендә Scopus һәм Web of Science мәгълүматлар базаларында индексацияләнә торган Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы лингвистик журналлары мөхәррирләре һәм башка галимнәр катнашачак.
Виртуаль саммит Microsoft Teams платформасында оештырылачак һәм үз эченә синхрон, шулай ук асинхрон вакыйгаларны кертәчәк, аларның күбесе YouTube тагы саммитның рәсми каналында күрсәтеләчәк. Алар арасында - төп спикерларның виртуаль докладлары, түгәрәк өстәлләр, халыкара онлайн-симпозиумнар, тикшеренү төркемнәренең синхрон утырышлары, фәнни секцияләр һ.б..