Җәмгыять белеме һәм химия буенча БДИ җитди өзеклекләрсез һәм хокук бозуларсыз узды

2020 елның 17 июле, җомга

16 июльдә укучылар тапшырган җәмгыять белеме һәм химия буенча БДИлар җитди өзеклекләрсез һәм хокук бозуларсыз узды.

Җәмгыять белеме буенча БДИда 333 меңгә якын кеше теркәлгән, шул исәптән агымдагы елның 302 меңнән артык чыгарылыш укучысы. Җәмгыять белеме буенча БДИ үткәрү өчен 4874 имтихан (ППЭ) уздыру пункты җәлеп ителде.

Химия буенча БДИда 90 меңнән артык катнашучы теркәлгән, шул исәптән 80 меңгә якын чыгарылыш сыйныф укучысы. Имтихан 3414 имтихан тапшыру пунктында  узды.

Җәмгыять белеме буенча БДИда билгеләнгән минималь балл -  42, химия буенча  - 36 балл. Имтиханнарда катнашучылар үз нәтиҗәләрен 30 июльдән дә соңга калмыйча белә алачак.

Биш төбәктә (Әстерхан өлкәсе, Пенза өлкәсе, Мордовия Республикасы, Карачай-Черкес Республикасы һәм Тыва Республикасы) химия буенча БДИ үткәрү, имтихан пунктларында катнашучылар күпләп җыелмасын өчен, резерв срокка күчерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International