БДИ нәтиҗәләре белән танышу порталы DDoS-һөҗүмнән зыян күрмәгән

2020 елның 17 июле, җомга

БДИ нәтиҗәләре белән танышу порталы (check.ege.edu.ru) җитди хакер DDoS-һөҗүменә дучар булды. Ул вакытында зарарсызландырылды. Һөҗүм барышында сервисның эшкә яраклылыгы һәм һәркем файдалана алырлык булуы сакланды.

"Имтиханнарда катнашучылар һәм сервис эше өчен әлеге һөҗүм бернинди проблемалар да тудырмады. БДИ тапшыручыларның барысы да нәтиҗәләре белән үз вакытында таныша алачак", - дип белдерде Рособрнадзор җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев.

DDoS-һөҗүм уздырылган вакытка беренче имтихан нәтиҗәләре турындагы мәгълүматлар әле йөкләнмәгән иде. Порталга аларны 16 июльдә кертә башлаячаклар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International