РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, 20 ил министрлары катнашында узган киңәшмәдә пандемия шартларында белем бирү нәтиҗәләре турында фикер алышканнар һәм мәгариф процессын уңышлы оештыру мисалы сыйфатында ике ил - Россия һәм Сингапур китерелгән.
Химия буенча 54 нче Халыкара Менделеев олимпиадасында 20 илдән килгән командалар катнашачак. Олимпиада ике теоретик турдан торачак һәм онлайн-форматта узачак. Ул 13 июльдә старт алачак.
Безнең бурыч - һәркем сыйфатлы белем ала алсын өчен кирәкле шартлар тудыру.
Бүген Татарстанның һәр районында география фәненнән сынау рәвешендә бердәм дәүләт имтиханы оештырылды. ТР Премьер-министр урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Казанның 87нче урта мәктәбендә сынау имтиханының барышын шәхсән үзе тикшерде.
Россиядә булачак чыгарылыш сыйныф укучылары өчен иң яхшы стажировкалар эзләү сервисы барлыкка киләчәк. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин хезмәт базарындагы вәзгыять турында киңәшмәдә тиешле йөкләмә бирде.
Татарстанның барлык мәктәпләре агымдагы ел ахырына югары тизлекле интернетка тоташтырылачак. Бу хакта «Татар-информ»га Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгълүмати технологияләр һәм куркынычсызлык бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Рөстәм Зиннәтуллин хәбәр итте.
Башка елларда рус теле һәм база дәрәҗәдәге математикадан имтиханнар тапшырмыйча, аттестат бирелми иде. Агымдагы елда пандемия аркасында аттестатларны мәктәп билгеләре нәтиҗәсендә тапшырдылар. Шунлыктан быел база дәрәҗәдәге математикадан БДИ тапшырасы юк.
Планлаштырылган график нигезендә мәктәптә эшләр тулы көченә бара. 13-14 августта Алабугада мәгариф хезмәткәрләренең республика август конференциясе узачак, аның кысаларында бирегә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә.
"Си++ "ка текә программа яздыңмы? Информатика яки математика буенча олимпиадада җиңдеңме? 2020 елда цифрлы технологияләр өлкәсендә югары казанышлар күрсәткән 850 укучы җитди хөкүмәт грантларына дәгъва итә алачак. Һәрберсенең күләме - 125 мең сум.
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты 29 июньдә 15.00 сәгатьтә рус теле һәм әдәбиятыннан БДИ тапшыручылар өчен онлайн-консультация үткәрә. Әлеге чара КФУның рәсми Instagram-аккаунтында узачак.