Башка елларда рус теле һәм база дәрәҗәдәге математикадан имтиханнар тапшырмыйча, аттестат бирелми иде. Агымдагы елда пандемия аркасында аттестатларны мәктәп билгеләре нәтиҗәсендә тапшырдылар. Шунлыктан быел база дәрәҗәдәге математикадан БДИ тапшырасы юк. Техник белем алыр өчен югары уку йортларына керергә теләүчеләр генә профильле математикадан имтихан бирә.
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, ата-аналар һәм укытучылар!
Сезне тормышыгыздагыистәлекле вакыйгаларның берсе – мәктәпне тәмамлаууңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм! Бүген, 27 июньдә, илебезнең барлык чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия чыгарылыш кичәсебилгеләп үтелә. Кызганыч, быел коронавирус йогышлы авыруы таралу сәбәпле бәйрәм дистанцион рәвештә уза. Пандемия шартларында белем алу һәм имтиханнарга әзерләнү сезнең өченберенчеҗитди сынау булды, мөгаен. Шуңа да карамастан, мөгаллимнәрегез һәм әти-әниләрегезнең булышлыгы белән сез бар көчегезне туплап, әлеге авырлыкларны җиңеп чыга алгансыз, дип ышанам.
Йолдызлар, конкурслар һәм призлар белән онлайн-чыгарылыш кичәсе 27 июнь көнне Вконтактта челтәрендә узачак. Сәхнәгә треклары бигрәк тә яшүсмерләргә ошый торган иң популяр башкаручылар: Баста, Zivert, Тима Белорусских, Тимати, NILETTO, Jony, HammAli & Navai и Ramil’ чыгачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
«Онлайн Татарстан» программасының туры эфирында министр яңа уку елы форматы турында хәбәр итте.
БДИ нәтиҗәләре имтихан тапшырганнан соң ун көн дәвамында билгеле булачак, дип хәбәр итте Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев. Ул билгеләп үткәнчә, нәтиҗәләрне эшкәртү тизлеге һәм апелляция бирү регламенты үзгәрмәгән.
Татарстанда республика яшьләр сәясәте лидерлары арасында социаль ипотека программасы буенча торак алуга конкурска гаризалар кабул ителә. Анда катнашуга яшьләр сәясәте, мәгариф һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлекне гамәлгә ашыручы 18 яшьтән алып 30 яшькәчә кадәрге кешеләр чакырыла.
Рособрнадзор җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев 2020 елда БДИның төп чоры алдыннан үткәрелгән матбугат конференциясендә агымдагы елда имтиханнарның ничек уздырылачагы турында сөйләде.
Укулар онлайн-форматта 10-21 августта ике юнәлеш буенча узачак: яшь һәм дәвам итүчеләр. Катнашу өчен 9-11 сыйныф укучылары чакырыла.
Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов сәламәтләндерү лагерьларының — «Кояшкай», «Олимпиец» спорт-сәламәтләндерү лагеренда, интернат- мәктәпнең «Алан», аэроклуб территориясендә эшләячәк «Патриотлар үстерәбез» хәрби-патриотик палаткалы лагереның әзерлеген тикшерде.
Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру үзенчәлекләре, яңа уку елына әзерлек ничек бара һәм укучыларны 1 сентябрьдән нинди үзгәрешләр көтә? 26 июньдә бу турыда социаль челтәрләрнең туры эфирында ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов сөйләячәк.