2020 елның 25 июнендә безнең институт мәйданчыгында Россия тарихында иң күренекле хакимнәрнең берсенә багышланган «Петр I һәм минем төбәк» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Соңгы вакытта инде традициягә әйләнгән социаль хезмәттәшлек үзенчәлекләрен исәпкә алып, конференция дистанцион форматта узды.
2020 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында «Традицион мәдәният һәм мәгариф киңлеге» Федераль инновацион мәйданчыгының белем бирү проектын гамәлгә ашыру кысаларында онлайн режимында «Җәйге мәктәп яки шәһәр яны лагере шартларында балаларның ял эшчәнлеген оештырганда традицион мәдәният формаларын куллану» дигән иҗади лаборатория үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан шәһәрендә “Адымнар - белем һәм килешүгә юл” беренче күптелле белем бирү комплексы төзелеше мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырды.
"Абилимпикс" чемпионатларында катнашучылар эш эзләгәндә һәм эшкә урнашканда ярдәм алачак. Беренче семинарлар 2020 елның июнь аенда башланды һәм анда инде 120 дән артык кеше катнашты.
2020 елның 30 июненә кадәр "Пост № 1" хәрәкәте активистлары Бөтенроссия слётының читтән торып узучы этабында катнашуга заявкалар кабул ителә. Аны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы оештыра. Слёт "Пост № 1" почетлы каравыл буенча яшьләр үзәкләрен координацияләү һәм аларга ярдәм итү өчен үткәрелә.
Илнең педагогик вузлары абитуриентлардан документлар кабул итүне дәвам итә. 2020 елда ул дистанцион формада уза.
Алексеевск, Бөгелмә һәм Алабуга районнарында урнашкан Татарстанның өч мәктәбенә Бөек Ватан сугышында катнашкан укытучыларның исемнәре бирелде.
Яңа уку елында Юхмачы урта мәктәбендә «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар юнәлешле белем бирү үзәге ачылачак.
Киләсе айда Алабуганың 4нче микрорайонында урнашкан яңа полилингваль мәктәпне файдалануга тапшырырга планлаштыралар.
Олимпиадада җиңү өчен Россиянең 23 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан 120 катнашучы көрәште. Призёрлар арасында шулай ук Беларусь, Томск, Түбән Новгород өлкәләре, Краснодар крае һәм Владимир өлкәсе командалары бар.