Татарстанның өч мәктәбенә Бөек Ватан сугышында катнашучылар исемнәре бирелде

2020 елның 23 июне, сишәмбе

Алексеевск, Бөгелмә һәм Алабуга районнарында урнашкан Татарстанның өч мәктәбенә Бөек Ватан сугышында катнашкан укытучыларның исемнәре бирелде. Бу хакта “Мәрхәмәт - Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе утырышында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина хәбәр итте. Алексеевскның 1 нче мәктәбенә Александра Малафеева, Бөгелмә районының 9 нчы номерлы мәктәбенә Капитолина Сидоркина, ә Алабуга районының 6 нчы номерлы мәктәбенә Ольга Лукина исеме бирелде. Мәгариф учреждениеләре директорларына Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының исем бирүгә сертификатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International