"Абилимпикс" чемпионатларында катнашучылар эш эзләгәндә һәм эшкә урнашканда ярдәм алачак. Беренче семинарлар 2020 елның июнь аенда башланды һәм анда инде 120 дән артык кеше катнашты. Төрле төбәкләрдән катнашучылар берничә мәсьәлә буенча мәгълүмати-консультацион ярдәм алды - ничек дөрес итеп резюме төзергә һ.б.. "Абилимпикс" конкурсларында катнашучылар өчен эшкә урнашуда әзерлек" вебинары лекторы булып яшьләр хезмәт базары эксперты, HH.ru компаниясенең яшьләр юнәлеше җитәкчесе, Абилимпикс хәрәкәтенең генераль партнерларының берсе Ирина Святицкая чыгыш ясады. Мондый мастер-класслар инвалидлыгы булган кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен Абилимпикс хәрәкәте партнерлары тарафыннан уздырыла.