Әлки районында тагын бер «Үсеш ноктасы» үзәге ачыла

2020 елның 23 июне, сишәмбе

Яңа уку елында Юхмачы урта мәктәбендә «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар юнәлешле белем бирү үзәге ачылачак.

–  «Үсеш ноктасы» үзәге өчен бүлеп бирелгән кабинетлар ремонтланды. Вак эшләр генә калды. Кирәкле җиһазлар җәй дәвамында кайтачак, – дип хәбәр итте безгә мәктәп директоры Петр Чулков. «Үсеш ноктасы» үзәге өч кабинеттан торачак: ОБЖ, технология һәм информатика класслары. Шулай ук мәктәптә шахмат зонасы булдырылачак. Әлеге үзәк укучыларга сыйфатлы һәм, иң мөһиме, заманча таләпләргә җавап бирүче белем алырга булышачак. Әлеге проект районда икенче белем бирү учреждениесендә гамәлгә ашырыла инде. Узган ел шундый үзәк Базарлы Матак урта мәктәбендә ачылган иде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International