"Пост № 1"  хәрәкәте активистлары Бөтенроссия слётында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

2020 елның 30 июненә кадәр "Пост № 1" хәрәкәте активистлары Бөтенроссия слётының читтән торып узучы этабында катнашуга заявкалар кабул ителә. Аны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы оештыра. Слёт "Пост № 1" почетлы каравыл буенча яшьләр үзәкләрен координацияләү һәм аларга ярдәм итү өчен үткәрелә.

Слёт сайлап алу (читтән торып) һәм финал (очный) этапларны үз эченә ала.  Катнашу бушлай. Командага "Пост № 1" хәрәкәте кысаларында үз эшчәнлеге турында презентация тәкъдим итәргә һәм аны таләп ителгән документлар белән бергә info@ti-legenda.com почтасына җибәрергә кирәк.  Сайлап алу этабы нәтиҗәләре 2020 елның 6 июлендә http://ti-legenda.com/ сайтында басылып чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International