Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру үзенчәлекләре, яңа уку елына әзерлек ничек бара һәм укучыларны 1 сентябрьдән нинди үзгәрешләр көтә? 26 июньдә бу турыда социаль челтәрләрнең туры эфирында ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов сөйләячәк.
Моннан тыш, Р.Борһанов интернет-челтәрләрдән файдаланучыларның иң киң таралган сорауларына җавап бирәчәк. Министрлык вәкилләре конкрет сорауларга программа тәмамланганнан соң җаваплар әзерләячәк.
#Татарстан Онлайн программасын трансляцияләү «ВКонтакте», «Одноклассники» социаль челтәрләрендә һәм YouTube платформасында 14.30 сәгатьтә башлана.
Программа быел апрель аенда Татарстанның рәсми берләшмәләрендә эшли башлады. Турыдан-туры эфир вакытында татарстанлылар студия кунакларына актуаль темалар буенча сораулар бирә ала.
Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов, ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков программа кунаклары булды инде. Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы апрель аенда #ТатарстанОнлайн программасында катнашты, ул чакта ул дистанцион белем бирү турындагы сорауларга җавап бирде.