Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов сәламәтләндерү лагерьларының — «Кояшкай», «Олимпиец» спорт-сәламәтләндерү лагеренда, интернат- мәктәпнең «Алан», аэроклуб территориясендә эшләячәк «Патриотлар үстерәбез» хәрби-патриотик палаткалы лагереның әзерлеген тикшерде.
Алардан тыш 11 мәктәп яны лагере һәм 6 хезмәт һәм ял лагере эшләячәк. Балаларның тән температурасын тикшерү белән персонал шөгыльләнәчәк. Шулай ук һәр бинада антисептик эретмәле дозаторлар урнаштырылачак. Хезмәткәрләргә дә аерым таләпләр куела.
Лагерь хезмәткәрләре бөтен смена дәвамында аның территориясеннән чыкмыйча яшәячәк. Балаларның сәламәтлеген ныгыту максатыннан балаларның саф һавада максималь вакыт белән булуы, хәрәкәтчән уеннар һәм дәресләр үткәрү планлаштырылган.
Шәһәр яны сәламәтләндерү лагерьларын 1 июльдән, «Патриотлар үстерәбез» лагерен 2 июльдән ачу планлаштырыла. Башка еллардан аерма тагын шунда: балалар саны теге яки бу лагерьның проекттагы куәтеннән кимрәк булачак.
«Кояшкай» лагеренда җирле бюджет хисабына азык-төлек блогына капиталь ремонт, йокы корпусларына ремонт ясалган, яңа җиһазлар, кул юу машиналары куела. Шәхси эшмәкәрләрне җәлеп итеп, ярларны ныгыту буенча эш алып барыла.