ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2020 ел
җомга

Балалар китабы атналыгында 4100 китапханә катнашачак, дип хәбәр итте Россия дәүләт балалар китапханәсе директоры Мария Веденяпина.

19-нчы мартта Казанда язгы студентлар балы узачак. Анда ун югары уку йортыннан 200 студент катнашачак.

PIRLS (Progress in International Reading Literacy Study) башлангыч мәктәптә халыкара белем бирү сыйфатын тикшерү нигезендә, Россия уку сыйфаты буенча Сингапур белән беррәттән икенче урында тора, дип хәбәр итте Россия китап берлеге президенты Сергей Степашин.

Татарстан Республикасы химия укытучылары ассоциациясе, КНИТУ һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты гомуми белем бирү учреждениеләре педагогларын, урта һөнәри һәм югары белем бирү учреждениеләре укытучыларын «Три кита» мәктәп укучыларының табигый-фәнни грамоталылыгы: белем, компетенция, тикшеренүләр» XII республика фәнни-методик конференциясендә катнашырга чакыра.

Премия 1995 елда БМО тарафыннан игълан ителгән Түземсезлек елы һәм Махатма Гандиның тууына 125 ел тулу уңаеннан гамәлгә куелган. Халыкара толерантлык көнендә (16 ноябрь)  һәр ике ел саен хосусый затларны, дәүләт һәм хөкүмәт оешмаларын фәнни, сәнгать, мәдәният һәм коммуникация өлкәләрендә тынычлык һәм толерантлык нигезләрен ныгыту буенча күпьеллык социаль әһәмиятле эшчәнлек өчен бүләкләү максатларында бирелә.


12
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы сайтында “Документлар банкы” бүлегендә һәр гомуми белем бирү предметы буенча 2019/20 уку елында мәктәп укучылары арасында узучы бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабының жюри һәм оештыру комитетлары составын билгеләүче боерыклар басылып чыкты.

«Казан шәһәре ел укытучысы-2020» бәйгесенә йомгак ясалды. Үз фәненең абсолют остасы итеп, Казанның Киров районы 4 нче гимназия-интернатында рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анна Ихсанова танылды.

14 мартта 11:00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университеты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Ачык ишекләр көне үткәрә.

Мәктәп дәреслекләренең федераль исемлеген яңадан үзгәрешләр көтә. Хәзер анда 1700 басма бар, әмма 200гә кыскарту планлаштырыла. Бу хакта Мәгариф министрлыгының басылып чыккан боерыгы проектында әйтелә.

«Гражданлык җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы "Мәгариф, мәдәният һәм спорт учреждениеләрендә гражданнарны патриотик тәрбияләү" конкурсында катнашырга чакыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International