ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

"Касперский лабораториясе" "Саннар дәресе" бөтенроссия мәгариф проектында катнашачак. Махсус аның өчен компания берничә ситуацияне модельләштерә торган тренажёр эшләгән, анда балалар мәгълүмати куркынычсызлык дөньясы белән танышачак.

5-6 март көннәрендә Буа шәһәренең  “Яшьлек” спорт комплексы һәм “Яшьлек” спорт мәктәбендә  2019-2020 еллар сезонында гомуми белем бирү оешмалары арасында Мәктәп волейбол лигасы республика чемпионатының зона этабы (Көнбатыш зонасы) узды.

Россия Федерациясе мәгариф министрының өч урынбасары билгеләнде. Тиешле боерыкларны Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалады.

Белем бирү робототехникасы буенча методист Александр Колотовка World Robot Olympiad менеджментында ярышлар концепцияләрен әзерләүче вазифасы билгеләнде, ул пилотсыз автомобильләрне җыю һәм программалаштыру ярышлары өчен яңа категория булдырды.  


11
март, 2020 ел
чәршәмбе

Мәктәпне тәмамлаучылар арасында Бердәм дәүләт имтиханы өчен биологияне сайлаучылар арткан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта билгеле булды.

Татарстанның  462 тугызынчы сыйныф укучысы резерв көнендә рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсен тапшырачак. Әңгәмә бөтен республика буенча 200 мәктәптә узачак. 

2 нче марттан 5 нче мартка кадәр КФУның Идел буе төбәкара белем бирү үзәге базасында методистларны  экспертлар буларак укучыларның функциональ грамоталыгын үстерүнең методик эшен оештыру буенча укыту узды.

Мәскәүдә мәктәп укучыларының программалаштыру буенча XIV ачык олимпиадасы узды. Анда Россия, Белоруссия, Казахстан, Украина, Болгария, Сербия шәһәрләреннән 400дән артык укучы катнашты.

20-нче марттан Татарстанда дәүләт йомгаклау аттестациясен вакытыннан алда үткәрү чоры башлана, Казанда имтихан үткәрү пункты Совет районының 8-нче гимназиясендә оештырылачак. Унберенче сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүнең төп чоры 25-нче майдан башланачак. Барлыгы 17 мең 113 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИ тапшырырга планлаштыра. Бу хакта бүген ТР Министрлар кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

2020 елның 12 мартында Йошкар-Ола шәһәрендә  мәктәп укучылары арасында Идел буе федераль округының V Интеллектуаль олимпиадасы финалы узачак.
Марий Эл башкаласына Идел буе төбәкләреннән 8-11 нче сыйныф укучылары җыелачак.  Җыелма командаларга муниципаль һәм төбәк сайлап алу ярышларында җиңүчеләр керә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International