5 февральдә Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбе Наро-Фоминскига кадәр өч атналык марш-броскта катнашучыларны каршы алды.
5 февральдә математика буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этабы тәмамланды.
4 февральдән 6 февральгә кадәр туган (рус булмаган) телле мәктәп укучылары өчен рус әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
6 февральдә Казанда Сбербанкның "Мәктәп 21" мәгариф проекты тантаналы рәвештә ачылды. Проект берничә елдан республика һәм бөтен ил өчен югары квалификацияле программистларны чыгарачак. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Сбербанк президенты, идарәсе рәисе Герман Греф катнаштылар.
12-нче февральдә Казанның барлык мәктәпләрендә 9-нчы сыйныфны тәмамлаучылар рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе узачак. Узган елдан әлеге сынауны уңышлы үтү укучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү шартларының берсе булып тора.
РФ Президенты Владимир Путин хөкүмәткә төбәкләрдә югары белем бирү системасын модернизацияләү буенча чаралар комплексын эшләүне йөкләде һәм "буш" югары уку йортларны ябуны таләп итте.
Россия Мәгариф министрлыгы мәктәп аттестатларын махсус QR-код белән билгеләргә тәкъдим итә. Мондый адым ялган документлар пәйда булудан саклап калачак. Иҗтимагый тыңлауларда фикер алышыр өчен мондый проект булдырылган.
Президент Россиядә чит ил студентларын эшкә урнаштыруны гадиләштерүче канунны имзалады.
6 февральда Казан шәһәренең 93нче гимназиясендә Россиядә 2020 елда хәтер һәм дан елын уздыруга багышланган «Без срока давности» мәктәп укучылары арасында үткәрелгән Бөтенроссия иншалар конкурсының төбәк этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
7 февральда Казан федераль университетында 2018- 2019 уку елы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендиясенә лаек булган 90 студент бүләкләнәчәк.