ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда «Ел укытучысы-2020» Бөтенроссия конкурсы төбәк этабының зона этабы дәвам итә. 3-4 февральдә Алабугада 8  урта мәктәп базасында Алабуга, Питрәч, Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Саба районнарының муниципаль этапларында җиңүчеләр «Ел укытучысы» һәм «Педагогик дебют» номинацияләрендә үз дәресләрен һәм мастер-классларын  тәкъдим итте.

31 гыйнварда  Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә  Алабуга, Актаныш, Әгерҗе, Зәй, Менделеевск, Минзәлә,Тукай, Түбән Кама муницпаль районнары һәм Яр Чаллы шәһәренең туган тел һәм әдәбияты укытучылары зона семинар-киңәшмәсе узды.

2020 елда РФ Мәгариф министрлыгы урта һөнәри белем бирү системасына финанс һәм методик ярдәм күрсәтүне көчәйтергә планлаштыра.

30 гыйнварда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Казан шәһәре Мәгариф идарәсе белән берлектә гомуми белем бирү оешмалары педагог-психологларының республика киңәшмәсен үткәрде.

3 мартта Алабугада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган “Аларның исемнәре Россия данын танытты” IX Республика фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Сочида Беренче урын өчен 20 кешедән торган КФУ делегациясе көрәште. Яшьләр фестивалендә катнашучылар интеллектуаль уеннарда, "Экобана" декоратив-гамәли сәнгать конкурсында, "Дөнья тавышы" вокал конкурсында, парк волейболы, мини-футбол, боулинг буенча турнирларда көч сынашты, шулай ук башка конкурс сынаулары да уздырылды. 


5
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

3-7 февральдә Татарстан Республикасының 2019/2020 еллар чемпионат циклының «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатында өстәмә этап уза.
Ярышлар 4 компетенция буенча республиканың 3 шәһәрендә уза - Иннополис, Түбән Кама, Казан.

Казанда ОРВИ эпидемиясе арту сәбәпле, мәктәп укучылары өчен массакүләм чаралар тыелган. Мәктәпләрдә аерым сыйныфлар гына ябылырга мөмкин. 

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты "БИНОМ. Лаборатория знаний" нәшрияты белән берлектә 5 һәм 6 февральдә «Үсеш педагогикасы - һәр баланың уңышка ирешү гарантиясе» мәгариф форумын уздыра.

«Ел тәрбиячесе-2020» республика һөнәри конкурсының зона туры дәвам итә, анда мәктәпкәчә мәгариф оешмалары педагоглары катнаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International