Россия чыгарылыш сыйныф укучылары бүген өстәмә срокта йомгаклау иншасын (изложение) язалар. Татарстанда иншаны төп срокта канәгатьләнмәслек нәтиҗә («незачет») алган 108 кеше, шулай ук бу эштә беренче тапкыр катнашучылар яза. Инша язуны 11 укучы сайлаган.
Мәгариф мөнәсәбәтләрендә катнашучылар арасындагы шартларны һәм мөнәсәбәтләрне даими яхшырту, бердәм белем бирү тирәлеген ныгыту - мәгариф системасында эшләүчеләрнең барысы өчен дә уртак бурыч. Бу бурычны хәл итү балаларга белем алырга, ә Россия мәктәбенә яхшырак булырга ярдәм итү теләгенә бәйле.
Россия студентлар отрядлары көнен билгеләп үтү уңаеннан, 3 февральдә Казанның 8нче гимназиясендә "РСО+РМХ" округ акциясенә старт бирелде.
2-4 февральгә кадәр Татарстанда туган (рус булмаган) телле мәктәп укучылары өчен рус теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
РФ президенты Владимир Путин Череповецта җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуда хезмәт базарында һөнәрләргә ихтыяҗны күзәтеп торыр өчен бердәм үзәк булдыру турында карар кабул ителүе хакында хәбәр итте.
Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәттән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга икенче белем алуга чикләүне бетерүне таләп итте.
29 гыйнвардан 1 февральгә кадәр Казанда химия буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этабы узды.
Татарстанның дүрт районында “Мәктәп кооперациясе” пилот проекты тормышка ашырыла. Аның дәвамында авыл мәктәпләрендәге ярдәмче хуҗалыклар базасында кооперативлар булдырылачак.
Казан дәүләт энергетика университетының «Энергия» яшьләр инновацион үзәге резидентлары күргәзмәләрдә эшләү өчен робот-промоутер булдырган. Тиздән аны Казанда ТЭФ-2020 кысаларында тәкъдим итәчәкләр.
Нью-Йоркта БМО штаб-фатирында Казан галимнәре Энгель Таһиров һәм Максим Андреевның рус һәм инглиз телләрендә басылган «БМО: Глобаль иминлек һәм кешелекнең тотрыклы үсеше» монографиясен тәкъдир иттеләр.