ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

2019 елда БДИда катнашучыларның күбесе җәмгыять белеменең төрле бүлекләреннән база төшенчәләрен һәм теоретик нигезләмәләрне белүне күрсәтте.

"Россиянең үлемсез полкы" хәрәкәте "Җиңүчеләрнең оныкчыклары - 2020" мәктәп укучыларының тикшеренү эшләре конкурсын башлап җибәрә.  Быел конкурс халыкара статусын ала: анда Россиядән тыш,  якын чит илләрдән дә 11 яшьтән 18 яшькә кадәрге катнашучыларның эшләре кабул ителә.

Россия Президенты Владимир Путин РФ хөкүмәтенә РФ халыкларының телләрен укытуга һәм әдәби укуга кагылышлы берничә йөкләмә бирде.

Бөтен Россия буенча 200дән артык оешма ел саен үткәрелә торган "Бөтенроссия тарихи кроссворды" акциясендә катнашырга теләве турында белдерде. Узган ел белән чагыштырганда аларның саны 10 тапкырга арткан. 

16 гыйнварда Менделеевск муниципаль мәгариф системасының укыту-методик һәм идарә эшчәнлегенә нәтиҗәләре буенча семинар узды.

20 гыйнварда Минзәлә интернат-мәктәбендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Без бергә көчле!” дип аталган тәрбиячеләр атнасы башланды.

«Татарстан Республикасы ел студенты-2019» республика премиясе финалы традиция буенча 25 гыйнварда «Пирамида» мәдәният-күңел ачу үзәгендә узачак. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

18 гыйнвардан 20 гыйнварга кадәр “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында рус телле мәктәпләрнең рус телле төркемнәре укучылары өчен татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.


20
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов белән очрашты.

Conventus һөнәри үсеш үзәге мәгариф учреждениеләре җитәкчеләрен "Мәгариф 2020: Мәктәп һәм балалар бакчасы белән нәтиҗәле идарә"  конференциясендә катнашырга чакыра. Ул 2020 елның 15-19 мартында Казанда узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International