ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2020 ел
җомга

20-23 гыйнварда Татарстанда Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы һәм экология буенча республика олимпиадаларының йомгаклау этабы узды.
 

"Кулдан язу көне" бәйрәме кысаларында Түбән Кама агросәнәгать көллияте студентлары солдатларга хатлар язды. Шул рәвешле студентлар хәрби хезмәттәге егетләргә ярдәм итте.

31 гыйнвар көнне Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтыныда мәктәп укучыларының “Зилант” XX Ачык шәһәр эколого-биологик форумы үтәчәк. Быел ул ихтиофаунаны өйрәнүгә һәм саклауга багышланган.


23
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 22 гыйнварында  Арча муниципаль районында республика районнары мәгариф бүлекләренең милли мәгариф буенча методистлары, татар телендә белем бирүче оешмалар директорлары, туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының «Арча районында туган телне укыту: актуальлек, заманчалык, тәҗрибә» темасына зона семинар – киңәшмәсе узды.

Башка югары уку йортларында имтихан сессиясенең  кызган вакыты булса,  "ТИСБИ" идарә Университетында ул инде тәмамланды.

2020 елның 23 гыйнварында филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында тантаналы рәвештә «XXI гасырда әдәбият белеме һәм эстетика («Татьянин день» XVII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Конференция ел саен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә уздырыла.

Татарстан Республикасында һәм Россиянең 76 төбәгендә 13 гыйнварда төрле яшьтәге укучылар өчен математика буенча онлайн-олимпиада башланды.

20-22 гыйнварда математика буенча мәктәп укучыларының «Олимпка юл» республика олимпиадасы узды.

Казан милли тикшеренү технология университетының  химияне тирәнтен өйрәнүче сәләтле балалар лицей-интернатында «Яшь профессионаллар» (WorldSkills) хәрәкәтенең күнекмәләр өчен мәйданчыгы эшли башлаячак. Кирәкле җиһазларны китерү башланды инде, дип хәбәр итте  Казан милли тикшеренү технология университетында WorldSkills буенча башкарма директоры Светлана Матвеева.

"Тере классика" фонды яшь укучыларның "Тере классика" халыкара конкурсының сыйныфта һәм мәктәптә сайлап алу этаплары башлануы турында игълан итте. Әлеге турлар 1 февральдә башлана, дип хәбәр итә фестивальнең оештыру комитеты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International