ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Робототехника һәм мехатроника компонентлары үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Сергей Савин яшь фән кандидатлары-галимнәр өчен 1,2 миллион сум һәм Россия фәнни фондыннан 15 миллион сум күләмендә Россия Президенты грантын отты. Конкурска барлыгы 513 кеше гариза биргән.

Халыкара Укытучылар көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында 2019 елның 3 нче октябрендә Казанда, В.И. Ленин исемендәге Мәдәни-ял итү комплексында узачак.

"Мин-профессионал" Бөтенроссия Студентлар олимпиадасының өченче "сезоны" 2 октябрьдә старт алды. "Мин - профессионал" - "Россия-мөмкинлекләр иле" Президент платформасының флагман проектларының берсе. Катнашучылар һәм призерларның сүзләренә караганда, бу бик яхшы социаль лифт һәм дәрәҗәле эш табу ысулы.

Татарстан Республикасының атказанган артисты, «Голос» телешоу җиңүчесе Динә Гарипова мәктәп укучылары өчен ачык музыка дәресе үткәрде. Бу дәрес «Мәдәни марафон» бөтенроссия проекты белән ачылды.

12 октябрьдә КФУ өченче тапкыр «Мәгърифәтчелек проектлары лабораториясе» АКБО белән берлектә «Ачык лаборатория» үткәрәчәк. «Mendeleev Lab» исемле фәнни-популяр акция Дмитрий Менделеев ачкан химик элементлар периодик системасының 150 еллыгына багышланган.

Казан федераль университеты Times Higher Education Британия журналының «Сәнгать һәм гуманитар фәннәр» юнәлеше буенча фән рейтингына керде.


2
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Республикада «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» Грантын алу өчен конкурс сайлап алуы дәвам итә. Конкурс комиссиясе Ютазы, Бөгелмә, Азнакай, Лениногорск, Мөслим, Сарман, Әлки, Алексеевск, Чистай районнары, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы балалар бакчалары эшчәнлеген бәяләде.

Буада "2020 елдан кертеләчәк яңа Федераль тәртип исәпкә алган, ТР мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләрен аттестацияләү формаларын һәм процедураларын модернизацияләү" темасына багышланган республика семинары узды.

Бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча укырга кабул итү турында мәгълүмат вузның рәсми сайтында һәм мәгълүмат стендында урнаштырылырга тиеш.

Ижауда узган "Татар кызы-2019 " халыкара конкурсында КНИТУ полимерлар институтының икенче курс студенты, Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге каршындагы татар яшьләре Советы активисты Лилия Камилова Гран-при һәм таж иясе булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International