Республикада «иң яхшы билингваль балалар бакчасы»Грантын алу өчен конкурс сайлап алуы дәвам итә. Конкурс комиссиясе Ютазы, Бөгелмә, Азнакай, Лениногорск, Мөслим, Сарман, Әлки, Алексеевск, Чистай районнары, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы балалар бакчалары эшчәнлеген бәяләде.
Конкурс 2019 елның 16 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Комиссияләргә Буа, Яшел Үзән, Арча, Кукмара, Саба, Әлмәт, Түбән Кама, Менделеевск, Алабуга, Мамадыш, Биектау, Теләче, Лаеш, Питрәч районнарында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү буенча эш тәҗрибәсе белән танышырга туры киләчәк.
Конкурс сайлап алуы нәтиҗәләре буенча комиссия тарафыннан конкурста җиңгән 28 белем бирү оешмасы билгеләнә, алар 500 мең сум күләмендә грант белән бүләкләнәчәк.