КФУ сәнгать һәм гуманитар фәннәр буенча THE рейтингына керде

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Казан федераль университеты Times Higher Education Британия журналының «Сәнгать һәм гуманитар фәннәр» юнәлеше буенча фән рейтингына керде.

Исемлеккә сәнгать өлкәсендә, шул исәптән театр, дизайн, телләр, әдәбият, лингвистика, тарих, фәлсәфә, теология, архитектура һәм археология өлкәсендә белгечләр әзерләүче иң яхшы югары уку йортлары кертелгән.

КФУ 251-300 позициясен алды. 201-250 диапазонында Томск һәм Санкт-Петербург дәүләт университетлары урнашкан. Беренче тапкыр рейтингка 301-400 төркемендә калган Урал федераль университеты кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International