Россиянең югары уку йортлары 1 октябрьгә кадәр үз сайтларында 2020/21 уку елына укырга кабул итү кагыйдәләрен урнаштырырга тиешләр иде

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча укырга кабул итү турында мәгълүмат вузның рәсми сайтында һәм мәгълүмат стендында урнаштырылырга тиеш.

Кагыйдәләрдә уку оешмалары бюджет урыннарының күпме бүленүен, керү имтиханнарының исемлеген, документларны кабул итүнең башлануын һәм тәмамлануын, апелляцияләрне бирү һәм карау кагыйдәләрен, түләүле укуга килешү үрнәген һәм предметлар буенча минималь балларны күрсәтергә тиеш.

Вице-премьер Татьяна Голикова 2020/21 уку елына кабул итү контроль цифрларының гомуми күләме 509,2 мең урын булуын хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International