Буада педагоглар һөнәри аттестация мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Буада "2020 елдан кертеләчәк яңа Федераль тәртип исәпкә алган, ТР мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләрен аттестацияләү формаларын һәм процедураларын модернизацияләү" темасына багышланган республика семинары узды.

Семинарга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының аттестация комиссиясе республика муниципаль берәмлекләре буенча эксперт комиссияләре рәисләре урынбасарлары һәм секретарьлары, шулай ук педагогик аттестацияне оештыру-методик яктан тәэмин итүче төрле ведомстволарның һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International