ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

«Заманча мәктәп» милли проекты кысаларында Югары Ослан гимназиясендә «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге ачылды.

Казан Ратушасында Е.К. Завойский исемендәге халыкара премияне тапшыру тантанасы булды.

1 ноябрьгә кадәр сайлау хокукы һәм сайлау процессы, сайлаучыларның хокукый һәм сәяси культурасын күтәрү, дәүләт хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына сайлауларны оештыручыларның һәм сайлау кампанияләрендә катнашучыларның хокукый һәм сәяси культурасын күтәрү мәсьәләләре буенча иң яхшы эшкә «Атмосфера» Бөтенроссия конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә.

Казан федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең 4 курс студенты Әлфинур Сәфәрова "Дмитрий Петров белән татар теле” тапшырулар циклында катнашты. Проект бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында тәкъдир ителде.

Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумының 4 нче курс студенты Айгөл Солтанова мәгълүмати технологияләр өлкәсендә «IT-Планета 2018/19» XII Халыкара олимпиаданың финалына чыкты. Чара 4-7 нче октябрьдә Мәскәүдә «МИСиС»милли тикшеренү технология университеты базасында узачак.

Казанда Татарстан Республикасының студентлар профсоюз хәрәкәте «ProfEXPO2019» форумы узды.


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

26 сентябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты җиңүчеләре, призерлары һәм экспертлары белән очрашты һәм аларга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырады.

23 сентябрьдә «Россия ел укытучысы – 2019» Бөтенроссия конкурсының рәсми сайтында конкурс сынауларының онлайн-трансляциясе старт алды. Педагогик ярышның йомгаклау этабын турыдан-туры  карау өчен реаль вакыт режимында өч тур да ачык булачак.

26 сентябрьдә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә архив эше мәсьәләләре буенча методик семинар үткәрәчәк.

2019/2020  уку елында Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтына 1292 студент кабул ителде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов хәбәр итте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International