Ул 1944 елда Казан дәүләт университеты доценты Е.К. Завойский тарафыннан ачылган (агымдагы елда әлеге күренеш ачылуга 75 ел тула) электрон парамагнит резонансын куллану яисә үстерү өчен зур өлеш керткән өчен бирелә.
Абитуриентларның 57% ы документларны быел Россиянең бер вузына гына тапшырган. Бу хакта Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру һәм үткәрү идарәсе башлыгы Игорь Круглинский хәбәр итте.
2 октябрьдән 5 октябрьгә кадәр «Орленок» Бөтенроссия балалар үзәгендә узачак студентларның педагогик отрядларының VI Бөтенроссия форумында Татарстаннан җиде студент катнашачак. Бу хакта «Россия студентлар отрядлары» оешмасының республика бүлекчәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
26 сентябрьдә Казанда психологик ярдәм көне оештырылачак.
Быел “Татарча диктант " белем бирү акциясенә Татарстанда яшәүче 70-80 мең кешене җәлеп итү планлаштырыла.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте регионнарга 2019/2020 нче уку елында йомгаклау иншасын әзерләү һәм үткәрү буенча методик тәкъдимнәр әзерләп җибәрде. Тәкъдимнәр РФ субъектларының мәгариф белән идарә итү органнары, мәгариф оешмалары, йомгаклау иншасында катнашучылар һәм йомгаклау иншасын тикшерүдә катнашучы экспертлар өчен эшләнгән.
Заманча укытучылар әзерләү һәм аларның һөнәри үсеше ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, шулай ук фәнни-мәгариф оешмаларының төп приоритетларына әверелергә тиеш. Мондый фикерне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан парламентына еллык юлламасында белдерде.
НТИ.Junior Түгәрәк хәрәкәте Олимпиадасына заявка кампаниясе башланды. Ул «Россия-мөмкинлекләр иле» Президент платформасының яңа проекты. Ул беренче тапкыр Казанда 13-15 декабрьдә 182-нче номерлы политехник лицей территориясендә узачак.
6-20 нче сентябрьдә Татарстанда, Россия Федерациясенең белем бирү оешмаларында укучылар арасында экологик белемнәрне популярлаштыру, шулай ук гражданнарның экологик юнәлешле буынын тәрбияләү максатыннан, Бөтенроссия экологик диктантының төбәк этабы үткәрелде.
«Цифрлы алгарыш» конкурсының мәктәп номинациясендә Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан килгән 100 команда – 500 бала катнашачак.