23 сентябрьдән 25 октябрьгә кадәр Татарстанда 2019-2020 уку елының Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының мәктәп этаплары узачак.
2019 елда бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) үткәрүнең өстәмә чоры өзеклекләрсез тәмамланды, барлык имтиханнар да штат режимында узды.
Татарстанның "Байтик"лагере «IT-Jump PRO» мәгълүмати технологияләр өлкәсендә проект эшчәнлеге һәм эшкуарлык цифрлы лагерена 12-17 яшьлек балаларны җыя. Көзге бушлай сменаларга электрон гаризалар (20 октябрь - 2 ноябрь; 16 - 29 ноябрь) лагерь сайтында кабул ителә. Сменаларда катнашырга теләүчеләрне конкурс нәтиҗәләре буенча сайлап алачаклар.
23-27 сентябрь көннәрендә Россия мәгариф оешмаларында педагоглар, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, укучылар һәм аларның әти-әниләре катнашында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы узачак.
«Минем йорт дөньясы» Бөтенроссия патриотик рәсем конкурсы совет халкының Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгына багышланган һәм яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 2020 ел Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителде.
Югары уку йортлары арасында «Русская правда» буенча интеллектуаль уен яңа форматта Казанда «Державин укулары» XV Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең беренче көнендә узачак.
30 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр Казан федераль университеты базасында «Җир яны астрономиясе һәм космик мирасы» дигән XI Халыкара конференция узачак. Аны Россия Фәннәр Академиясе, Казан федераль университеты, РФАнең астрономия институты һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе оештыра.
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов инвалидлар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс»V Милли чемпионатының республика этабына нәтиҗәләр ясауда катнашачак.
Полилингваль белем бирү милли республикалар өчен аерым әһәмияткә ия. Ул туган телләрне үстерергә һәм инглиз телен үзләштерергә мөмкинлек бирә. Бу хакта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә республикада мәгариф системасын үстерү буенча киңәшмәдә белдерде.
Яңа уку елы башлану белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы адресына балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә законсыз рәвештә акча җыю турында ата-аналардан мөрәҗәгатьләр саны артты. Шуңа бәйле рәвештә исегезгә төшерәбез, закон буенча балалар һәм укучыларның ата-аналарыннан бернинди акча җыю мөмкин түгел.