ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев бүген “Казан Арена" стадионында узачак WorldSkills 2019 дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр итте.

Сентябрь аенда парта артына беренче сыйныф укучылары - ике миллионга якын бала утырачак. Киләсе уку елында мәктәп тормышы ничек үзгәрәчәк?

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт имтиханнарда катнашучылардан, аларның ата-аналарыннан һәм педагоглардан 2019 елгы имтихан кампаниясе нәтиҗәләре буенча кергән БДИны камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыю һәм анализлауны тәмамлады.

 

Мондый карар 12-18 август көннәрендә Иске Казан музей-тыюлыгында "Сәләт-Иске Казан” сменасы кырларында кабул ителде. Смена спикеры кысаларында, шулай ук «Иске Казан җыены» фестивалендә КФУның төбәкләрне өйрәнү һәм Евразия тикшеренүләре кафедрасы мөдире Раил Фәхретдинов катнашты.

21нче август көнне Саба муниципаль районында педагогларының традицион август киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмә эшендә муниципаль район башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының кадрлар бүлеге җитәкчесе Амирова Лилия Салимҗановна, район башлыгы урынбасарлары, бүлек  мөдирләре, авыл җирлеге Башлыклары катнашты.

 

Педагогик үлчәү федераль институты (ПҮФИ) 2020 елда төп дәүләт имтиханының контроль үлчәү материаллары (КҮМ) структурасын һәм эчтәлеген билгели торган документлар проектларын бастырып чыгарды.

Бүген, 22 августта, Казанда 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты кысаларында «Бер мәктәп - бер ил» белем бирү программасы старт ала. Казанның һәм Татарстанның 58 мәктәбендә WorldSkills International илләренең милли җыелма командалары вәкилләре булачак.


21
август, 2019 ел
чәршәмбе

Очрашу WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының иң зур объекты – «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге волонтерлары штабын ачу кысаларында узды.

 

Бүген, көннең беренче яртысында, «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә комплексында булачак WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләр дөнья чемпионаты белән бәйле ике мөһим вакыйга узачак.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Мәгариф өлкәсендә грантлар турында» 2019 елның 8 августындагы 648 номерлы карары, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2016 елның 27 маендагы «Безнең яңа укытучы”гранты турында» гы 1033/16 номерлы боерыгы нигезендә югары белем бирү мәгариф оешмаларын, педагогик көллиятләрнең иң яхшы чыгарылыш студентларын, яшь аспирантлар һәм фән кандидатларны гомуми белем бирү оешмасына җәлеп итү өчен "Безнең яңа укытучы"гранты турында", Мәгариф һәм фән министрлыгының   14.08.2019 №1132/19 «Безнең яңа укытучы» гранты турында”карары нигезендә  Татарстан Республикасында  «Безнең яңа укытучы» грантына сайлап алу конкурсы игълан ителә. Документлар 2019 елның 2 сентябреннән 5 сентябренә кадәр кабул ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International